16+

Ольга Павлова: “Спорт хәзер сәясәт белән шөгыльләнергә ярдәм итә”

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова спорт ватанпәрварлыкны тәрбияли, дигән фикердә.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова спорт ватанпәрварлыкны тәрбияли, дигән фикердә.

- Бүген республикада 43 500 кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Безнең максат - халыкның 40 процентын спортка җәлеп итү. Спорт сәламәтлек кенә түгел, ватанпәрвәрлекне дә тәрбияли. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнүемә горурланам. Ул миңа хәзер сәясәт белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Бүген массалы һәм мәктәп спортына игътибар итәргә, аны үстерергә кирәк, - диде Ольга Павлова.

Бүген "Балалар спорты" программасы буенча спорт заллары ремонтлана. Аеруча авыл җирләрендәге спорт залларына игътибар зур. Шулай ук республикада Мәктәп спорты федерациясе барлыкка киләчәк. Хәзер аны планлаштыру буенча иҗтимагый совет булдырыла.

Программа нигезендә балалар арасында 40ка якын ярыш та планга кертелгән.

- Бүген 18 районда 2000 бала мини-футбол белән шөгыльләнә. Мөслим районы укучылары Россия финалына чыкты. Алар "Артек"та безнең республика данын яклаячаклар. Чистай районы балалары «Күн туп» ярышларында Идел буе төбәкләре арасында лидер, - ди Ольга Павлова.

Хәзер 335 спорт мәктәбендә спорт белән шөгыльләнеп кенә калмыйлар, ә спортчыларга теләктәшлек күрсәтергә (җанатарлык хәрәкәте) өйрәтәләр, яшь хөкемдар мәктәбе дә булдырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading