16+

Олимпиада уеннары белән бер дәрәҗәдәге ярышларда татарстанлылар да җиңә

21-26 апрель көнне Саратов шәһәрендә 22нче тапкыр Дельфий уеннары узды. Ярышлар сәнгать өлкәсендә төрле номинацияләрдә үткәрелде. Анда 21 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнашты.

21-26 апрель көнне Саратов шәһәрендә 22нче тапкыр Дельфий уеннары узды. Ярышлар сәнгать өлкәсендә төрле номинацияләрдә үткәрелде. Анда 21 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнашты.

Казанның “Изумрудный город” бию коллективы Дельфий уеннарында “Заманча бию” номинациясендә икенче урын яулады. “Безнең коллектив зур, барлыгы 16 биюче. Барыбызны да Саратовта кабул итә алмагач, биюне видеога төшереп җибәрүебезне сорадылар. Нәтиҗәдә көмеш медальгә ия булдык. Медальләр әлегә кайтып җитмәде”, - ди коллективның мөгаллиме.

Аның әйтүенчә, Дельфий уеннары – Олимпиада уеннары белән бер дәрәҗәдәге ярышлар. “Тик ни өчендер бу уеннар турында сөйләмиләр, язмыйлар, телгә алмыйлар. Җиңүчеләр рәтендә без генә түгел. Татарстаннан “Ежевика” триосы вокал буенча беренче урынга ия булды. Ә узган ел Инсаф Ганибаев исемле егет беренче урын алып, Бөтендөнья уеннарына барып анда да җиңү яулап кайтты”, - ди ул

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading