16+

Олимпия чемпионының ике аяк табанын да ампутацияләгәннәр

Озак вакыт ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган килеш ятты.

Озак вакыт ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган килеш ятты.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Роман Костомаровның ике аяк табанын да ампутацияләгәннәр, дип яза sports.ru. Табибларның башка чарасы калмаган, чөнки күзәнәкләрнең черү процессын туктатырга кирәк булган. “Кызганычка, ике табанын да ампутацияләргә туры килде. Роман реанимациядә табиблар күзәтүе астында”, – дип хәбәр иткән агентлык чыганагы.
Роман Костомаровны 10 гыйнварда пневмония диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Озак вакыт ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган килеш ятты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading