16+

Өлкәннәр яшьләр сайламаган эшләрне башкара

Республикада өлкәннәр декадасы бара. Бу уңайдан Министрлар Кабинетында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифинг уздырды.

Республикада өлкәннәр декадасы бара. Бу уңайдан Министрлар Кабинетында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифинг уздырды.

Баксаң, Татарстанда һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә. Эльмира Зарипова әйтүенчә, туганнары, якыннары булмаган ялгыз өлкәннәр җитәрлек. 4,5 меңнән артык инвалид һәм пенсионер интернат-йортларда яши. Өлкәннәрнең яшәү шартларын яхшырту, аларны гаиләгә тарту максатыннан, август аеннан республикада «Өлкәннәрне тәрбияләргә өйрәтү» мәктәбе проекты эшли башлаган. Үз-үзен йөртә алмаган, урын өстендә яткан карт кешеләрнең туганнары өчен махсус курслар уздыралар. Әлеге проектта инде 60 кеше катнашырга өлгергән. «Ни дисәң дә, 60 кеше интернатларга, картлар йортларына эләкмәде, нәкъ менә туганнары тәрбиясендә калды», – ди министр проектның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә. Республикада «Сиделкалар хезмәте» проекты да актив эшләп килә. Әлеге проектлар Зәй, Түбән Кама районнарында сынала. Анда медицина өлкәсендә тәҗрибәсе булган, пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләрне авыруларны карарга өйрәтәләр. Республикада былтыр «Өлкән кешене тәрбиягә алу» проекты старт алган иде. Бүген 36 карт кеше үзенә яңа гаилә тапкан.
Брифингта пенсионерларның яшәү шартларын яхшырту турында да сүз чыкты. 2016 елда кабул ителгән үсеш стратегиясе нигезендә өлкән яшьтәгеләрнең финанс хәлләрен яхшырту максатында кайбер чаралар күреләчәк.

– Монда пенсионерларга төбәктән бүленеп бирелә торган субсидияләр, федераль өстәмәләр турында гына сүз бармый, өлкән кешеләрне белемле итү һәм эш урыннары белән тәэмин итү хакында да әйтелә, – ди министр.
Ел саен мәшгульлек үзәкләренә 1,5 меңнән артык пенсионер эш сорап мөрәҗәгать итә икән. Аларның 40 проценты үзенә яраклы эш таба. Эльмира Зарипова: «Пенсионерларның күбесе яшьләр сайламаган эшләрне башкара, әйтик, электр белән эретеп ябыштыручы, лифтер, каравылчы, тегүче, кондитер, ландшафт дизайнеры, бухгалтер, флорист булып эшли», – ди. 11 елдан бирле республикада эшләп килгән компьютер грамоталылыгына өйрәтү программасы кысаларында, пенсия яшендәге барлыгы 84 мең кеше махсус курслар узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading