Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы мәдәният йортында, Өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм концерты узды.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен авыл советы җирле үзидарәсе мул табын да оештырган. Ул үзенә күрә Корбан ашы да иде, корбанлыкны "Кызыл Шәрык-Агро" агрофирмасы хуҗасы Айрат Хәйруллин биргән. Табын артында утырган Ирек Гатин, Зөлхәбирә Хәбибрахманова мөнәҗәтләр укыды. Авыл өлкәннәре мәктәп укучыларының концертын да яратып карады. Мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин алар өчен сюрприз да әзерләгән. Элеккеге мәктәп директоры булып эшләгән Илсур абый әбиләргә унөч ел элек оныклары алар турында язган иншаларны укып күрсәтте. Бәйрәмне оештыручыларга өлкәннәр рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар