16+

Өмәгә әзерләнегез

15 сентябрьдә республиканың барлык территориясендә генераль җыештыру – өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 сентябрьдә республиканың барлык территориясендә генераль җыештыру – өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында, Татарстан «Илне генераль җыештыру», «Яшел Россия» һәм «Эшлибез!» экология акцияләренә кушылачак. Казанда шимбә өмәләрен Урта Кабан күлендә, Имәнлек урамындагы урман паркында һәм Зәңгәр күлдә үткәрә. Рус географик җәмгыяте әгъзалары сулыкларның төпләрен чистартачак. Шул ук территориядә макулатура, пластик савытлар һәм тотылган батареяләр кабул итүне дә оештырачаклар.
Табигатьне саклау буенча чаралар уздырылачак шәһәрләр һәм адреслар исемлеге Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading