Онколог яман шешне булдырмау ысулларын атады
Табиб Михаил Мяснянкин "Бишенче канал"га биргән әңгәмәсендә онкологик авырулар үсешенә сәбәпче булырга мөмкин продуктлар турында сөйләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Табиб Михаил Мяснянкин "Бишенче канал"га биргән әңгәмәсендә онкологик авырулар үсешенә сәбәпче булырга мөмкин продуктлар турында сөйләде.
Медик билгеләп үткәнчә, көнбагыш маенда ит кыздырсаң, аңарда канцерогеннар барлыкка килә, бигрәк тә әлеге майны берничә тапкыр кулланган очракта.
"Организмда бик күп майлы, калорияле, шикәр булган продуктлар булырга тиеш түгел. Бу продуктлар билгеле бер патология (ред.иск. чир) китереп чыгарырга мөмкин, шуның аркасында организм онкологик авырулар белән көрәшә алмаячак", - дип аңлатты Мяснянкин.
Шулай ук табиб канцероген матдәләр яки минераль ашламалар белән эшкәртелгән продуктларның сәламәтлеккә начар йогынты ясавы турында белдерде.
"Канцероген буларак йогынты ясаган алкогольдән дә баш тартырга кирәк, бигрәк тә бавыр шеше барлыкка килсә", - дип ачыклык кертте онколог.
Мяснянкин рационга бик күп яшелчә, җиләк-җимеш һәм тәмлеткеч үләннәрне кертергә чакырды.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар