16+

Осиново авылының үзәгендә 15 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Яшел Үзән районының Осиново авылында (Казанның Киров районы белән чиктәш) 24 октябрь көнне иртән 15 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган.

Яшел Үзән районының Осиново авылында (Казанның Киров районы белән чиктәш) 24 октябрь көнне иртән 15 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган.

Шаһитларның берсе Андрей "АИФ" басмасына сөйләгәнчә, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә ул урам буйлап бара булган, шулчакны аның янына ике яшүсмер кыз йөгереп килгән һәм башка кызга ярдәм кирәк, дип әйткәннәр.

"Аның тәне җылы иде әле. Минем медицина белемем булганга, аны реанимацияләргә тырыштым - ясалма сулыш һәм йөрәк массажы ясадым. Миңа ике егет ярдәм итте, алар ул вакытта полиция һәм табибларны чакырттылар (шуннан ерак түгел Осиново амбулаториясе урнашкан).
Ир-ат сөйләгәнчә, ул баланың шундый югарылыкка мөстәкыйль рәвештә менә алуына ышанмый.

«Янәшәдә табуретка да юк иде... Бу кызларны табарга һәм сорашырга кирәк, нәрсә булганлыгы турында дөреслеккә ирешергә кирәк ", - дип саный ул.
Ул инде бу хактагы фикерен полициягә әйткән. Моннан тыш, фаҗига булган урыннан ерак түгел кара перчатка тапкан һәм аны полициягә илткән. "Миңа моны суд медицина эксперты перчаткасы диделәр, тик мин ышанмыйм", - диде ул. Танышлар мәгълүматы буенча, яшүсмер дүрт бала тәрбияләүче имин булмаган гаиләдә үскән. Кызның үлеменә нәрсә сәбәп булган, аны экспертиза күрсәтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading