16+

Отпуск акчасын ничек итеп исәплиләр һәм кайчан бирергә тиешләр?

Хезмәткәр отпускка чыкканда, акчаны отпуск башланганчы кимендә 3 көн алдан түләргә тиешләр. Россия Юристлар берлеге әгъзасы Марина Астаева «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Хезмәткәр отпускка чыкканда, акчаны отпуск башланганчы кимендә 3 көн алдан түләргә тиешләр. Россия Юристлар берлеге әгъзасы Марина Астаева «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Юрист сүзләренчә, отпуск акчасын исәпләү Россия Хезмәт кодексының 139 маддәсендә билгеләнгән кагыйдәләргә нигезләнә. Соңгы 12 айдагы уртача көндезге түләү шушы айлардагы хезмәт хакы суммасын уникегә һәм бер айдагы календарь көннәрнең уртача санына (29,3) бүлеп исәпләнә.

Сарыф ителмәгән отпуск өчен түләгәндә уртача көндезге хезмәт хакын исәпләү өчен начислять ителгән хезмәт хакы суммасын эш көннәре санына бүләләр. Бу очракта алты көнлек эш атнасы календарен кулланалар.

Хезмәткәр отпуск акчасын соңрак алган яки тулы күләмдә алмаган очраклар да була. Моның сәбәпләре төрле – кадрлар белән бәйле (отпусклар графигы булмау яки анда төгәлсезлекләр булу), хисапчылар белән бәйле (хисапларда хата), ди Астаева.

Хата булган очракта, эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпчелек очракта хатларны табалар һәм төзәтәләр. Чөнки хезмәт законнарын бозган өчен штраф каралган, ә отпуск акчасын түләп бетермәгән яки вакытында түләмәгән очракта хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән "Татар-информ" яза.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик остэн-остэн язылган, бер нинди анлатма тапмадым, юрист анлатма бирергэ тиеш тугел монда начисление турында, уртача тонге термин да буламы ул, уртача кондезгесе булгач

    Мөһим

    loading