16+

“Озын тәнәфес”тә ял итмиләр

1 марттан мәктәп укучылары өчен “Озын тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесе өчен мәйданчык рәсми рәвештә ачылды.

1 марттан мәктәп укучылары өчен “Озын тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесе өчен мәйданчык рәсми рәвештә ачылды.

Тантаналы ачылыш илнең 6 төбәгендә бер үк вакытта үткәрелде. Екатеринбург, Чиләбе, Омск, Волгоград, Казан, Ставрополь шәһәрләренең тарихи  мультимедиа паркларында “Россия – минем тарих” дип аталган тарихи мәйданчык эшли башлады. Бу – яшьләр өчен аерым бер фикерләшү урыны. Биредә тарих турында, илнең үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләшү, төрле кейслар, очрашулар, командалап эшләү өчен яшьләр берләшәчәк. Соңгысында, мәсәлән, 40 артык проект эшләнгән.

– “Озын тәнәфес”тә сез эш барышында үзгәрергә, үзегезнең фикерегезне әйтергә, хыялланырга  тырышыгыз. Шушы мәйданчыклар сезгә өйрәнү өчен мөмкинлек бирсен, – диде ачылышта катнашкан Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Мәктәп укучылары белән очрашуга элек телеэкраннарда барган “Угадай мелодию” тапшыруының алып баручысы Валдис Пельш килгән иде. Танылган актер бүген тарихи әдәби документаль фильмнар төшерү белән мәшгуль икән. Эверест тауларына менгән, Антарктиданы иңләгән һәм төньяк Россия буенча да фильмнар әзерләгән актер бу юлы Татарстан турында да фильм төшерәчәк. Яңа фильмны әзерләүче актер аның кайда һәм ничек төшереләчәген сер итеп калдырды. Шунысы мәгълүм: фильм моңарчы төшерелгәннәрне кабатламаячак. “Татарстан: юллар һәм ачышлар” фильмы яңа мәгълүматлар белән бай булачак, аны май-сентябрь айларында төшерәчәкләр.

Мәктәп укучылары белән “Озын тәнәфес” вакытында очрашуда ул дөнья һәм ил буйлап йөргән  экспедицияләрен генә сөйләп калмады, укучыларның күп кенә кызыклы сорауларына җавап та бирде. Мәктәптә укыганда ук космонавт, сәяхәтче булырга хыялланган актер үзенең тарих һәм географиядән бик яхшы укыганлыгын да яшермәде, инде вузга кергәндә ул үзен фәлсәфәче итеп күзаллый, ә университет театры аны үзенә тартып ала. Бүген исә танылган актер-алып баручының эше тарихи фильмнар төшерү белән бәйле. “Бүген документаль фильмнар да үзгәрә бара. Тамашачыга әдәби-нәфис фильмнар дәрәҗәсендә төшерелгән документаль фильмнар кирәк”, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading