16+

Паркларга атларны кертмиләр

Беркөнне танышым шалтырата. - Миңа эш эзлә, атларны паркларга кертмиләр, ди. Ул Урицкий исемендәге мәдәният йорты тирәсендә, "Крылья Советов" паркында атка утыртып балаларны йөртә иде. Моннан 7-8 еллар элек бу эше өчен махсус ике пони да сатып алды. Хәзер паркларны, скверларны яңартканнан соң, шәһәр администрациясе атлар белән паркларга керүне тыйган,...

Беркөнне танышым шалтырата.

- Миңа эш эзлә, атларны паркларга кертмиләр, ди. Ул Урицкий исемендәге мәдәният йорты тирәсендә, "Крылья Советов" паркында атка утыртып балаларны йөртә иде. Моннан 7-8 еллар элек бу эше өчен махсус ике пони да сатып алды. Хәзер паркларны, скверларны яңартканнан соң, шәһәр администрациясе атлар белән паркларга керүне тыйган, имеш. Танышым әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре атларны паркларга якын да китермиләр. Дөрес, "Кырлай" паркы тирәсендә атларга юл ачык әлегә. Тик монда атың белән балаларны йөртеп эшләгән акчаңның 70 процентын арендага түләргә кушалар, ди. Кыскасы, шәһәр хакимиятен дә аңларга була: яңа асфальтны ат тоягы белән ватарга мөмкин, малның тизәген дә җыярга кирәк. Ат алып мондый төр эш башлаучылар да кызганыч. Кайберәүләрнең бу бердәнбер кәсеп итү юлы. "Салымын, пенсия фондына кертемен дә түләп барабыз, атларны читкә кагулары авыр. Кайберәүләр атларны ит комбинатына, кайсы фермерларга сата башлады инде. Ә мин кызганам, ияләштем пониларыма, улым да аларны саттырмый", - ди танышым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading