16+

Парлар 5 ел саен аерылырга тели: бу юлы коронавирус аларны туктаткан

Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90 процентка кимегән. Бу чикләү чаралары белән бәйле.

Парлар 5 ел саен аерылырга тели: бу юлы коронавирус аларны туктаткан

Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90 процентка кимегән. Бу чикләү чаралары белән бәйле.

Татарстанда үзизоляциядән соң аерылышу турында бер генә гариза да тапшырылмаган. “Үзизоляциядән соң беркем дә аерылышу турында гариза тапшырмады. Кешеләр бергә булуның мөһим икәнен аңлады”, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьмин белән әңгәмәсе вакытында.

“Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90 процентка кимегән. Бу чикләү чаралары белән бәйле. Без 12 майдан гына эшли башладык, әлегә аерылышу турында гариза юк, – дип хәбәр иткән Гөлшат ханым. – Үз-үзеңне изоляцияләү, киресенчә, кешеләрне үз тормышларын үзгәртергә мәҗбүр итте. Алар бергә булу һәм кризистан бергәләп кенә чыгарга мөмкин икәнлеген аңладылар”.

Моңарчы аерылышу турында гариза бирүчеләр дә аларны алыр дип өметләнәләр ЗАГС идарәсендә. Гомумән, парлар уртача биш елга бер тапкыр аерылышырга тели икән. Бу мөнәсәбәтләрдәге кризисларга бәйле. ЗАГС хезмәткәрләре мондый парларны аерылышудан саклап калырга тырышалар. Гаиләдәге каршылыкларны җиңәргә дә мөмкин, дип аңлата алар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading