16+

Паспорт өчен фото нинди булырга тиеш?

Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк.

Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа регламенты төзелгән. Яңа кагыйдәләр буенча гражданнарга битнең үзенчәлекләре үзгәртелгән фотолар тәкъдим итү тыела. Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк.

Моннан тыш, гражданин пыяласы каралтылган күзлек, линза киеп, ияген каплап торган шарф тагып төшкән фотоларны кабул итмәячәкләр. Форма һәм өске киемнән төшкән фото да тыела. “Шул ук вакытта, дини инанулар буенча, озынча түгәрәк битне каплап тормаган очракта, паспортка баш киеменнән фотога төшү рөхсәт ителә”, – диелә хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading