Казанда балаларга һөҗүм иткән педофилны эзлиләр.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе төзегән фотороботны мәктәпләргә дә тараттылар, интернетта да урнаштырдылар.
Социаль челтәрдә кемдер шул фотороботка охшаш кешене таптым дип, Лаеш районында яшәче Илсур Гыйлфановның фотосын урнаштырган. Бу фотоны социаль челтәрдә утыручылар бер-берсенә тараткан. Хәзер Илсур полициягә үзенең шәхесен кимсеткән, яла яккан өчен гариза язган. Полиция хезмәткәрләренең әлеге фотоны социаль челтәргә беренче булып кем урнаштырганлыгын ачыклыйсы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар