16+

Пенсиягә кагылышлы тагын бер яңалык

Татарстан Республикасында картлык буенча пенсияләрнең күпчелеге хәзер дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләнә.

Татарстан Республикасында картлык буенча пенсияләрнең күпчелеге хәзер дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләнә.

Моны социаль фондның мәгълүмат системасы ярдәмендә эшләргә була, биредә гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар исәпкә алына.

Шундый форматтагы иминият пенсиясен билгеләү өчен гражданның шәхси счетында барлык эш чорлары, иминият взнослары, стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат булу мөһим. Әгәр дә барлык мәгълүматлар дөрес күрсәтелсә, пенсия өстәмә документларсыз билгеләнергә мөмкин.

Ә инде эш турында мәгълүматта хаталар киткән булса, стаж һәм хезмәт хакын раслаучы документларны да кушып, шәхси счетны төзәтү турында гариза бирергә була.

- Әгәр шәхси счетта барлык кирәкле мәгълүматлар булса, шулай ук әлеге кеше пенсияне автомат режимда билгеләүгә ризалык бирсә, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турындагы карар гариза биргәннән соң өч сәгать эчендә формалаштырылачак, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социлаь Фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясе хатын-кызларга 58 яшьтән һәм ир-атларга 63 яшьтән билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading