16+

Пенсионер табиблар кызыл зоналарда хезмәт куя

Пенсионер табиблар хезмәттәшләренә ярдәм итәр өчен кызыл зоналарга юнәлде.

Пенсионер табиблар хезмәттәшләренә ярдәм итәр өчен кызыл зоналарга юнәлде.

Пандемия вакытында медикларга үтә йөкләнеш шартларында эшләргә туры килә. Ярдәмгә студентларны гына чакырмыйлар: сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы пенсионер табибларга мөрәҗәгать итеп, аларның эшкә кайтуларын сорады. Медик-пенсионерлар кызыл зона бусагасын атлап керергә курыкмаган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында үзизоляциягә яки пенсиягә киткән табиблардан эшкә кайтуларын сорадылар. Барысы да COVID-19 белән авыручылар саны арту аркасында.

Хәер, медик-пенсионерлар хәзер COVID-19 авырулары өчен бүлекләрдә генә эшләми. Алар хезмәттәшләрен поликлиникаларда да алыштыралар. Чөнки кызыл зонага китүчеләр планлы пациентларын калдырып тора, ә аларны да кемдер дәваларга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading