16+

Пенсионерлар өчен күңелле яңалык

Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк.

Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, әмма  индексацияләү үзе бер айга соңрак – 1 февральдән гамәлгә ашырыла башлый һәм алга таба ел саен булачак. Нәкъ эшләмәүче пенсионерларныкы кебек. 
Һәр февраль индексациясе кулланучылар бәяләренең узган елгы үсеш индексын истә тотып үткәреләчәк. Арттыру, барлык алдагы индексацияләрне исәпкә алып, бөтен пенсияне, ягъни иминият һәм теркәлгән өлешне тулысынча колачлаячак. 
Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сумны тәшкил итә. Ул узган өч ел эчендә индексацияләнсә, хәзер 23,4 мең сум булыр иде. Бу пенсионерның шәхси счетында беркетелгән зуррак сумма, һәм 2024 елга индексация, инфляцияне дә исәпкә алып, нәкъ менә аның буенча саналачак. Шул ук вакытта арттыру 17,4 мең сум күләмендәге пенсиягә билгеләнә. Пенсионер эштән киткәч, аның пенсиясе, индексация буенча өстәмә акчаларны да кертеп, барлык үткәрелгән күтәрелүләрдән чыгып, өстәмә рәвештә арттырылачак.
Арттыруның икенче этабы һәр елның 1 апреленнән планлаштырылган. Бу этапта иминият пенсияләре күләме Социаль фонд керемнәре үсешеннән чыгып индексацияләнәчәк. Ул пенсиянең иминият өлешенә генә, ягъни индивидуаль пенсия коэффициенты хисабына формалашканына гына кагылачак. 
«Эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләүне яңарту киләсе елда Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе тарафыннан автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак. Моңа бәйле рәвештә гражданнарга кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми», – дип билгеләп үтте Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading