16+

Пенсионерларга эштән китү өчен иң кулай көн кайчан икәнлеген әйткәннәр

РУДН икътисади факультеты доценты Лариса Сорокина эштән китәргә теләгән Россия пенсионерларына моны айның соңгы көнендә эшләү яхшырак, чөнки картлык буенча түләүләр тизрәк индексацияләнәчәк, дип белдерде.

Сорокина сүзләренчә, эштән айның беренче көннәрендә киткәндә, эш бирүче бер ай тулысынча эшләнгән дип исәпләячәк, димәк, пенсия индексацияләнмәячәк. Шуңа да пенсиягә китү өчен иң яхшы көн дип ул айның соңгы көнен атаган.
Эшләүче пенсионер эштән 1 мартта китәме (бу көн соңгы эш көне булып санала), әллә 31 марттамы, пенсия фонды бу кешенең эшләү факты турындагы мәгълүматны апрельдә алачак. Һәм ул кеше апрель аенда гына эшләүчеләр исемлегендә булмаячак. Апрель ае хисабын пенсия фонды майда алачак. Июньдә индексация турында карар кабул ителәчәк, ә июльдә индексация ясалачак", - дип сөйләгән ул "Прайм"га биргән әңгәмәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading