16+

Пенсионерларга музей бушлай

1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.

1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.

Мондый акция Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырыла.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы составына Татарстанның табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татарстан дәүләтчелеге музее, "Эрмитаж-Казан" үзәге, "Манеж" күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее һәм Благовещенск соборы тарихи музее керә.
Кремль музейларына керү шулай ук 30нчы ноябрьдә балалар белән килгән әниләр өчен дә бушлай булачак, дип хәбәр ителә Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading