16+

Пенсионерларга ун мең сум акча кайчан түләнәчәк? Пенсия фонды аңлатма бирә

Владимир Путин вәгьдә иткән ун мең сум күләмендәге бер тапкыр түләүне россия пенсионерлары 2021 елның 1 сентябреннән ала башлаячак.

Владимир Путин вәгьдә иткән ун мең сум күләмендәге бер тапкыр түләүне россия пенсионерлары 2021 елның 1 сентябреннән ала башлаячак.

Россия Пенсия фондында искәртүләренчә, кайбер очракларда бу түләү соңрак та күчерелергә мөмкин.
Пенсионерларга ун мең сум күләмендә өстәмә түләү бирү тәкъдиме белән президент Владимир Путин чыгыш ясады. Бу ярдәмне якынча 43 миллион россияле алачак. Акчаны барлык пенсионерларга да бирәчәкләр - эшләмәүчеләргә дә, эшләүчеләргә дә. Шул ук вакытта, түләүнеалу өчен бернинди гаризалар да бирергә кирәкми - барлык кәгазьләрне Пенсия фонды әзерләячәк.

Фото: http://arskmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading