16+

Пенсия фонды тәкъдим иткән бушлай мобиль кушымта аркылы кирәкле балларыңны, иминият стажыңны исәпләргә була

Россия Пенсия фонды, үзе тәкъдим итә торган хезмәтләрдән файдалану тагын да җайлырак булсын өчен, мобиль кушымта чыгарды.

Россия Пенсия фонды, үзе тәкъдим итә торган хезмәтләрдән файдалану тагын да җайлырак булсын өчен, мобиль кушымта чыгарды.

Анда пенсия фондындагы шәхси исәп-хисап счетының торышын, эш бирүче күчереп барган иминият кертемнәрен күрергә була. Шулай ук пенсия бүлеге белгечләренә язылу, кирәкле документларга заказ бирү мөмкинлеге дә тудырылган.

Бушлай мобиль кушымтага керү өчен дүрт санлы пин-код кертергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында авторизация узарга кирәк. Гадиләштерелгән формада теркәлү өчен Россия почтасы, «Ростелеком», Пенсия фонды клиент офисларына мөрәҗәгать итәргә була.

- Кушымта ярдәмендә булачак пенсияңне билгеләгәндә, кирәкле балларыңны, иминият стажыңны исәпләргә була. Шулай ук социаль түләүләр, ана капиталы турында мәгълүматны табарга мөмкин, - ди Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading