16+

Пенсия яшенә якынлашкан кешеләр җир салымыннан азат ителәчәк

Алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар аерым категория кешеләргә, шул исәптән пенсионерларга да булачак.

Алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар аерым категория кешеләргә, шул исәптән пенсионерларга да булачак.

Казанда 2019 елның 1 гыйнварыннан 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьләре тулган ир-атларга алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар карала. Бүген III чакырылыш Казан шәһәре Думасының 29нчы сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, дип яза Татар-информ.

Татарстан башкаласы башкарма комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар аерым категория кешеләргә, шул исәптән пенсионерларга да булачак.

“2019 елның 1 гыйнварыннан 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьләре тулган ир-атларга алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар карала”, - диде ул.

Моннан тыш, Советлар Союзы Геройларына, Россия геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга һәм инвалидларга бер җир кишәрлеге өчен тулаем түләүдән азат итүдә гамәлдәге ташламалар саклана.

Ул 2017 елдан инвалид балаларның әти-әниләре (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) физик затлар мөлкәтенә булган салымнан азат ителде, диде.

“Инвалид балаларның әти-әниләре соравы буенча, әлеге гаиләләрдәге күчемсез милеккә өлешләре булган 18 яшькә кадәрге балаларны салымнан азат итү тәкъдим ителә”, - диде Татарстан башкаласы башкарма комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading