16+

Пенсиягә 720 сум өстәләме?

Соңгы арада пенсия быел ук артачак икән дип редакциябезгә шалтыратучылар күбәйде.

Соңгы арада пенсия быел ук артачак икән дип редакциябезгә шалтыратучылар күбәйде.

Таныш булмаган номердан шалтыратып, үзен пенсия фондыннан дип таныштыручы хатын-кыз бик ышанычлы итеп пенсиягә 720 сум өстәләчәген хәбәр итә икән.

Документларны тиз арада 1 ноябрьгә кадәр пенсия бүлекләренә китерергә куша, ди. Татарстан пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе матбугат үзәге кисәтә – бу мошенниклар эше. Татарстанда мондый алдалау очраклары инде теркәлгән.

Белгечләр, мондый эчтәлекле хәбәрләргә ышанмаска куша. Әлеге шикле очраклар турында пенсия бүлегенең контакт-үзәкләренә хәбәр итү сорала. Быел пенсия башка индексацияләнмәячәк. Ул бары 2019 елның 1 гыйнварыннан гына 7,1 процентка артыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X