16+

Пенсиягә вакытыннан алда чыгуны рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Кемнәргә?

Тиешле мөрәҗәгать Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан федераль хөкүмәткә җибәрелгән.

Тиешле мөрәҗәгать Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан федераль хөкүмәткә җибәрелгән.

Россиядә мәктәп һәм балалар бакчалары директорларына, аларның урынбасарларына, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче социаль педагогларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу рөхсәт ителергә мөмкин. Тиешле мөрәҗәгать Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан федераль хөкүмәткә җибәрелгән. Идеянең инициаторлары белдергәнчә, хәзер вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына махсуслаштырылган учреждениеләрдә: балалар йортларында һәм үсештә тайпылышлар булган балалар белән эшләүче мәгариф структураларында хезмәт итүче социаль педагоглар гына ия, әмма гадәти педагогларның бу хокукы булмау гаделсез, дигән фикердә алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading