16+

Пенсияне санау җиңеләя

Мин 80 яшьтән узган апамны карыйм. Тиздән пенсиягә чыгарга җыенам. Апаны караган еллар минем пенсия стажына керәме? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Әминә Фатыйхова, Чаллы. Әйе, 80 яшьтән узган өлкән кешене, шулай ук I группа инвалидны, тумыштан I группа инвалид баланы караучыга акчалата түләүләрдән тыш, тәрбияләгән елларны иминият пенсиясе стажына...

Мин 80 яшьтән узган апамны карыйм. Тиздән пенсиягә чыгарга җыенам. Апаны караган еллар минем пенсия стажына керәме? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Әминә Фатыйхова, Чаллы.

Әйе, 80 яшьтән узган өлкән кешене, шулай ук I группа инвалидны, тумыштан I группа инвалид баланы караучыга акчалата түләүләрдән тыш, тәрбияләгән елларны иминият пенсиясе стажына кертү каралган. Моның отышлы ягы - һәр ел өчен 1,8 балл өстәлә. Бу үз чиратында булачак пенсиянең күләменә тәэсир итә.

- Элегрәк бу төр кешеләрне караганлыкны раслаган документларны теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә алып килергә кирәк булса, өстәмә документлар таләп ителсә, хәзер, Россия Хөкүмәте карары белән, бу процесс җиңеләйтелде. I группа инвалидларны, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караган еллар пенсия фондында булачак пенсионерның шәхси исәп счетында чагылачак һәм пенсияне исәпләгәндә стажга кертеләчәк. Моның өчен өстәмә документлар җыярга кирәк булмаячак, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Сүз уңаеннан, Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ I группа инвалидларны, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караучылар 73 мең кеше дип исәпләнә. Аларга ай саен 1200 сум акчалата компенсация бирелә. Тумыштан инвалид, I группа инвалид балаларны караучылар - 3,8 мең кеше (әти-әниләр исәпләнми). Алар шулай ук ай саен 1200 сум ала. Инвалид балаларын караган әти-әниләргә ай саен 5500 сум түләү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading