16+

Пермьдә атыш вакытында 6 кеше һәлак, 19 кеше яраланган

Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш вакытында зыян күрүчеләр саны арткан.

Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш вакытында зыян күрүчеләр саны арткан.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш башланган. Крайның Сәламәтлек саклау министрлыгы дистәләгән зыян күрүче хакында хәбәр итте. Рәсми мәгълүматлар буенча, 6 кеше һәлак булган, 19 кеше яраланган. 

Бу эшне башкарыр алдыннан корал тотып уку йортына килгән егет социаль челтәрдә хәбәр калдырган. 
“Булган хәл теракт түгел (юридик яктан гына карасак та). Мин экстремистик оешмаларда тормадым, дини түгелмен. Минем нәрсә эшләргә җыеначагымны берәү дә белмәде. Барлык гамәлләремне дә мин мөстәкыйль рәвештә уйладым”, - дигән атыш оештырган егет.

Ул шулай ук корал алу өчен 10 сыйныфтан ук акча җыюын, 18 яше тулгач корал алуга лицензия алырга йөри башлавы хакында да язган.

Башта хокук саклау органнары атыш оештыруны атып үтергән дигән хәбәр таралган иде. Соңыннан аның кулга алынуы билгеле булды.

Атуны шул ук югары уку йортында укыган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров оештырган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X