16+

Пермьдә уку йортына һөҗүм итүчене коралсызландырган хокук сакчылары бүләкләнгән

Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган.

Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган.

Бүген президент Владимир Путин үз указы белән Пермь фаҗигасе урынына беренче булып килеп җиткән юл-патруль хезмәте инспекторларын бүләкләде.

Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровны зарарсызландырган кече лейтенант Константин Калинин Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аның хезмәттәше, эвакуация оештырган өлкән лейтенант Владимир Макаров "За отличие" медален алган.
 Моннан тыш, Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев указы белән - Калининга лейтенант, ә Макаровка - капитан исеме бирелде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    могли и деньги дать пару лямов

    Мөһим

    loading
    2
    X