16+

Песков: “Коронавирус чынлап та бик куркыныч икән”

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковның коронавирус белән авырганын язган идек инде.

Песков: “Коронавирус чынлап та бик куркыныч икән”

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковның коронавирус белән авырганын язган идек инде.

Бүген ул ике яклы пневмония белән үзенең хастаханәдә ятуын һәм авыруны ничек эләктерергә мөмкинлеген хәбәр иткән. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Аның сүзләренчә, гаиләсе ай ярым өйдә утырган, бөтен саклык чараларын да күргән. «Мин эшкә йөрдем, үзем дә сакландым. Безнең зур утырышлар юк хәзер, бер-беребез белән төрле элемтә чаралары аша сөйләшәбез, саклану чараларын кулланабыз. Бер-беребезнең кабинетына кереп йөрмибез. Кергән һәм чыккан документлар махсус спрей белән дезинфекцияләнә. Әмма вирус чынлап та бик куркыныч икән. Бер кешедән икенчесенә бик җиңел күчә. Хроник авыруы булган һәм өлкән яшьтәгеләргә өйдә утырырга кирәк», – дигән ул.
Песков Президент белән соңгы тапкыр бер ай элек күрешкән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading