16+

Песков Путинның пенсия яшен арттырмау турындагы вәгъдәсен шәрехләде

2005 елда Россия Президенты пенсия яшен арттырмаска вәгъдә иткән иде.

Песков Путинның пенсия яшен арттырмау турындагы вәгъдәсен шәрехләде

2005 елда Россия Президенты пенсия яшен арттырмаска вәгъдә иткән иде.

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путинның 2005 елда пенсия яшен арттырмау турында биргән вәгъдәсен шәрехләде. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Моның 13 ел элек булуы мөһим. Әлбәттә, демография һәм икътисади үсеш өлкәсендә, халыкара конъюнктурада да үзгәрешләр, бер генә ил дә вакуумда түгел”, - диде Песков.

Россиядә 2005 елдан башлап гомер озынлыгы артты, дип билгеләп үтте Президент матбугат секретаре.

"Дәүләт башлыгы пенсия яшен арттыруга кагылышлы мәсьәләне хәл итүдә катнашмый. Бу эш белән Министрлар Кабинеты шөгыльләнә, киләчәктә реформа буенча закон чыгаручылар һәм башкарма хакимият катнашында фикер алышу була", - диде Песков.

“Әйдәгез, экспертлар хәл итүе нәтиҗәсендә, бу реформа тәгаенләнеп бетүен көтик”, - дип тәкъдим итте Россия лидеры матбугат секретаре.

фото - argumenti.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading