16+

Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде (ВИДЕО)

Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде (ВИДЕО)

Россия Президенты Владимир Путин теракт аркасында һәлак булучыларны искә алды.

Петербургның «Технологический институт» метро станциясенәул чәчәкләр китерде, дип яза kremlin.ru.

Аңа кадәр Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсендә Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре катнашында утырыш уздырды. Утырыш барышында аны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Көн дәвамында Путинга метрода булган шартлауга кагылышлы хәбәрләрне җиткереп баралар.



Исегезгә төшерәбез: Санкт-Петербургта метрода шартлау аркасында 11 кеше һәлак булды, 51 кеше зыян күрде. Шартлау «Сенная» станция платформасында һәм «Технологический институт» станциясе янында вагонда булды. Санкт-Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading