16+

Петросянның хатыны башына пакет киеп чыккан

Петросянның яшь хатыны Татьяна Брухунова урамга башына пакет киеп чыккан. Һәм шул килеш фотога төшеп, үзенең инстаграмм сәхифәсенә урнаштырган.

Петросянның яшь хатыны Татьяна Брухунова урамга башына пакет киеп чыккан. Һәм шул килеш фотога төшеп, үзенең инстаграмм сәхифәсенә урнаштырган.

 

"Минем өйдән чыкмаганыма бүген төгәл бер ай була! Әлеге "вакыйга" уңаеннан ишегалдына сулыш алырга чыктым", - дип язган фотосы янына комикның хатыны.

 Аңа язылучы җанатарлары бу гамәлен аңламыйча, борчуга калганнар. Аерым алганда, бу коронавирустан саклап кала алмаячак, дип язучылар да табылган. 

"Аена бер тапкыр урамга чыгып, бөтен кешене ду китердегез, хәзер бөтен инстаграмм сезне генә сөйли", - дип куәтләгән аны бер ханым. 

"Бу бер дә көлке түгел" - дип язган җанатарларның берсе.

"Урамга чыгу өчен башыгызга пакет кию кирәкмәс иде, мөгаен, яңа пәлтәгезне күрсәтәсегез килгәндер?", - дип тәнкыйть утына тоткан икенче берәү.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading