16+

Петров “Ак Барс”тан китте

"Ак Барс" командасы уенчысы Кирилл Петров казан клубы белән 2017 елга кадәр төзелгән килешүне өзеп төркемнән киткән. Кирилл үзен НХЛда сынап карарга булган. Хәзер уенчы «Нью-Йорк Айлендерс» НХЛ клубы белән бер елга килешү төзү белән мәшгуль.

- Безнең клуб хоккеистының үзен яңа шартларда сынап карарга теләвен хуплыйбыз. Кирилл бозда вакытта һәрвакытта да җиңү теләге белән яна иде, үз үзен аямый торганлыгы белән аерылып торды. Яңа клубта да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтер дип өметләнәбез. Без аның чыгышларын игътибар белән күзәтеп барачакбыз. Кириллга океан артында уңышлар телибез, кабат туган "Ак Барс"ында күрергә дә шат булачакбыз, - ди "барс"лылар.

Сүз уңаеннан, "Ак Барс" белән килешүне өзгән уенчылар арасында 25 яшьлек Кирилл Павлов бердәнбер түгел. Уенчылар Александр Бурмистров, Евгений Медведев та хоккей клубыннан быел киткәннәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading