16+

Эльмир Низамовның "Пирамида"да үзенчәлекле концерты булачак

Тиздән шәп концерт була дип кенә язсам, беләм, берәүне дә шаккатыра алмам. Концерт дигәннәре хәзер көн саен була бит: кайсы зал тутырып, аншлаг ясап. Кайберләре берничә тамашачы белән генә дә үтә. Ләкин 17 февральдә Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамовның "Эльмир Низамов һәм дуслар" дигән концертына мөмкин кадәр күбрәк тамшачы килүен теләр идек.

Авторның үзенең дә теләк-хыялы шул булмаса, ул бу хакта бер ай алдан журналистларны җыеп, матбугат конференциясе уздырмас иде. Бик үзенчәлекле, башкалардан нык аерылып тора торган концерт булачак ул, җырчылар барысы да бернинди "фанера" кулланмыйча тере тавышка җырлаячак. Тамашачыга Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Шәйхразиев, Идрис Газиев, Сәйдә Мөхәммәтҗанованың тере тавышына сокланырга мөмкинлек булачак. Үзегез дә беләсез, мондый форсат гел булып тормый, беренче тапкыр гына дисәк тә, дөрес булыр.

Концерт "Дуслар" дип аталгач, Татарстан халык шагыйре Ренат Харисның да катнашуы көтелә. Тагын башка күп кенә сюрпризлар (тик аларның барысын да әйтеп, кызыгын бетереп булмый бит инде) вәгъдә итте автор үзе. Җырларның күбесен Эльмира Кәлимуллина башкарачак. Кичәдә Эльмир Низамов иҗат иткән иң популяр әсәрләр яңгыраячак. Кайберләренең беренче тапкыр  булуы концертның дәрәҗәсен тагын да арттырачак, аны хәтердә озак калдырачак.

Оештыручыларның (болар Галиәскәр Камал Татар дәүләт театры Академия оркестры, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Данияр Соколов, музыка продюссеры Валерий Коротков) максаты да шул бит. Сәнгатебез эстраданы басып алган 2-3 нотадан, кабатланган сүзләр тезмәсе булган бер көнлек җырлардан гына түгел, таләпчән зәвыкълы тамашачы күңеленә барып җитә, аны да дулкынландыра торган чын сәнгать әсәрләре булуын да исбатлау. Аларга бу максатларында зур уңышлар теләп калыйк, тамашачының колагын һәм җанын тере җырга көйләсәләр, җыр сәнгатебездә яңа чор да башланыр, бәлки.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading