16+

"Питрау" батырына нәрсә бирәчәкләр?

Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә.

"Питрау" батырына нәрсә бирәчәкләр?

Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак. Җәй белән саубуллашу һәм керәшен халкының мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтү чарасы буларак кабул ителгән бәйрәмнең уен программасы да бик бай.  Саллы гына бүләкләр дә каралагна. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әйтик, ат узышларында җиңү яулаучыларга 20 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Быел шулай ук яңалык та кертелгән - катамараннарда узышу.

Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә. Быел оештыручылар баш батырга автомобиль куймаска булганнар. Ләкин җиңүчеләрне саллы гына акчалата бүләкләр көтә икән. Суммасы әйтелмәгән, сер булып калсын дигәннәрдер инде. Бу хакта "Нократ" газетасы сайты хәбәр итә.

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Питраудагы көрәш ярышларында җиңүчеләргә берничә машина куела иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading