16+

Питрәчтә йомырка кабыгы белән пекинча чеби кыздырачаклар

21 июльдә Питрәч авылы наратлыгында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чараны «Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе» һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.

Питрәчтә йомырка кабыгы белән пекинча чеби кыздырачаклар

21 июльдә Питрәч авылы наратлыгында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чараны «Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе» һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.

Фестиваль кунакларын гаҗәеп кызыклы уеннар көтә. Фестивальдә йомырка ыргыту чемпионаты, әтәчләр сугышы һәм тагын бик күп төрле махсус конкурслар, аттракционнар оештырыла. Бәйрәм тантанасы «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән легенда белән ачылачак.
Россиядә иң зур учакта «Ананас соусы астында ашарга яраклы йомырка кабыгы белән пекинча чеби кыздыру» – яңа гастрономик рекорд куелачак.
Казан рестораннары бренд-шеф-аш-су осталары йомыркадан һәм тавык итеннән әзерләгән төрледән-төрле тәмле экзотик ризыкларны татып карау мөмкинлеге булачак, шулай ук биюче пешерүчеләрдән шоу көтелә.
Сүз уңаеннан: фестиваль – «Russian Event Awards-2017» вакыйгалы туризм өлкәсендә милли Гран-при премиясен, «2018 елдагы Милли вакыйга» статусын алды, «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале, «Туристик сувенир» конкурсы призеры булды.

фото: Kidsafisha

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading