16+

Үпкәләп китмә, «Лапша»!

Мэр Илсур Метшин ике ел элек шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрнең берсендә күп катлы йортлар түбәләрендәге “лапша”ларны бетерергә чакырган иде.

Мэр Илсур Метшин ике ел элек шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрнең берсендә күп катлы йортлар түбәләрендәге “лапша”ларны бетерергә чакырган иде.

-  Йортлар түбәләрен төрле элемтә чыбыкларыннан арындыру эшләре дәвам итә. Ике елда 100 йорт түбәсе тәртипкә китерелде, гомүм исәптә, 73 километр элемтә чыбыклары җир астына күчерелде, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казанда элемтә чыбыкларын җир астына күчерү инде 2011 елдан ук бара. Йортлардан-йортларга, баганалардан-баганаларга сузылган 2094 километр чыбыкларның 1339 километры җир астына күчерелгән. Мондый колачлы эшләр Россиянең бер генә шәһәрендә дә юк.

Башкалада 2016 елда элемтә чыбыкларын кварталдан-кварталга күчә барып арындыру алымы кулланыла башлый. Мәсәлән, элемтә операторлары башта 50 йортны колачлаган кишәрлектә эшли, аннан соң икенче кишәрлеккә күченә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган мондый ысул белән эшләүне, республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә дә шушуы алымны кулланырга тәкъдим иткән.
Казанда быел 231 йортны берләштергән өч кварталны “лапша”лардан чистартканнар, ягъни шушы кварталлардагы 118 километр элемтә чыбыклары җир астына күчерелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X