16+

"Пневмония белән авыручыларны иртә ачыклыйбыз"

Татарстанда үпкә ялкынсынуы авыруының үсеше әллә ни үзгәрмәгән.

Татарстанда үпкә ялкынсынуы авыруының үсеше әллә ни үзгәрмәгән.

Татарстанда быел пневмония очракларының артуы күзәтелә, әмма агымдагы күрсәткечләрне узган елныкылар белән чагыштыру дөрес түгел, дип җавап бирде матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Шәһри Казан" журналистының соравына.

"Бүгенгә пневмония очракларының санын узган елныкы һәм хәтта уртача күпьеллык күрсәткеч белән чагыштыру да дөрес түгел. Ни өчен? Чөнки быел диагностикага якын килү үзгәрде. Алар тамырдан үзгәрде, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Әгәр моңарчы пневмония рентгенологик яктан расланган  булса, хәзер бездә пневмониянең бар очрагы КТ (компьютер томографиясе. - Мөх.шәр.) аша уза. Диагностика ясау өлешендә үк чирнең башлангыч стадияләрен күреп алабыз", - дип аңлатты спикер.

Аның сүзләренчә, сүз монда атналык күрсәткеч буенча пневмония очракларының артуы турындагы мәгълүматлар турында бара. Соңгы өч атнада Роспотребнадзор вазгыятьнең тотрыклы икәнен билгели. Барлык авыручылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өлеше элеккеге дәрәҗәдә кала.

"Пневмонияне ачыклау өлешендә шуны билгеләп үтәргә кирәк, без бактериаль кузгатучыларны да табабыз. Грипп һәм ОРВИ бүгенгә ачыкланмый", - дип өстәде Авдонина.

Матбугат конференциясе барышында ул шулай ук ведомство тиздән ТР Министрлар Кабинетына чикләүләрне алга таба йомшарту буенча тәкъдимнәр җибәрәчәк, дип хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading