16+

Полицейскийлар Кыш бабай да була

Яңа ел алдыннан республикада "Кыш бабай - полицейский" акциясе үтә.

Яңа ел алдыннан республикада "Кыш бабай - полицейский" акциясе үтә.

Казан полициясе "Кыш бабай - полицейский" хәйрия акциясен башлап җибәрде.

Бүген Россиядә Эчке эшләр министрлыгы оештырган "Кыш бабай - полицейский" традицион хәйрия акциясе старт алды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хокук сакчылары һәм җәмәгать эшлеклеләре балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп-интернатларда укучыларны, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлаячак. Моннан тыш, яшь гражданнар белән хокукый юнәлеш буенча дәресләр үткәреләчәк.
Балаларга канун нигезләрен һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар, хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык турында сөйлиячәкләр, шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирәчәкләр.

Шулай итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Прытков Казанда киң күләмле чаралар башлап җибәрде. Кыш Бабай Полицейский һәм Кар кызы белән бергә Евгений Александрович кечкенә Варенька янына килде. Аның гаиләсе авыр тормыш хәлендә калган.
Варя кунакларны күчтәнәчләр белән каршы алды: шигырь укыды, яңа ел җырын җырлады һәм әбисе сатып алган яңа ел күлмәген күрсәтте. Кыз рәсем ясарга ярата икән. Кыш Бабай Полицейскийдан Варенька бүләккә "Иҗат чемпионы" сәнгать җыелмасын һәм тәм-томнар алды. Кыз ПДН хезмәткәрләре белән беренче ел гына аралашмый һәм киләчәктә хокук сакчысы булырга теләвен белдерде.

Евгений Прытков кызның гаиләсенә сәламәтлек, бәхет теләде, ә Вареньканы, үсеп җиткәч, эчке эшләр органнарына хезмәткә чакырды. Акция киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading