16+

Полицейскийлар утырган машина капланган

Казанда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән транспорт полициясе автомобиле ашыгыч эш буенча бара булган.

Казанда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән транспорт полициясе автомобиле ашыгыч эш буенча бара булган.

Транспорт полициясе хезмәт автомобиле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң тикшерү үткәрә.

Казанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан транспорт полициясе автомобиле эш буенча ашыккан, бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә Казанда Таҗи Гыйззәт һәм Борһан Шаһиди урамнары чатында чит ил машинасы махсус утлары кабызылган полиция автомобиленә юл бирмәгән.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, транспорт полицейскийлары светофорның кызыл утына үтеп китәләр, чөнки оператив эш буенча ашыкканнар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, полиция машинасы бер якка авып китә. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча хезмәт автомобиле йөртүчесе аек булган. Һәлак булучылар юк, авариядә ике кеше зыян күргән. Хәзерге вакытта транспорт полициясе хезмәт тикшерүе үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading