16+

Полицейскийны бәрдереп киткәннәр, хәзер ул хастаханәдә

Прокуратура мәгълүматы буенча, Яшел Үзәндә төнлә ЮХИДИ инспекторын бәрдереп киткән машина йөртүче исерек булган.

Прокуратура мәгълүматы буенча, Яшел Үзәндә төнлә ЮХИДИ инспекторын бәрдереп киткән машина йөртүче исерек булган.

Төнлә Яшел Үзәндә полицейскийны җиңел машина бәреп китә, хәзер хокук сакчысы хастаханәдә. Автомобиль йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Яшел Үзәндә 10 нчы модель "Лада" машинасын куып тотуда берничә патруль машинасы катнашкан. Шаһитлар сүзләренчә, машина йөртүче дүрт юл-транспорт һәлакәте оештырган һәм каза урыныннан качарга тырышкан, әмма берничә патруль машинасы аны куа чыга. Тоткарлау вакытында хокук бозучы 23 яшьлек патруль-пост хезмәткәрен бәрдереп китә, соңрак аны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озаталар.

"Лада" машинасы йөртүчесе 37 яшьлек ирне тиздән тоткарлыйлар, ул исерек булган. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче өлешендә (“Хакимият вәкиленә карата көч куллану”) каралган җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, аңа төрле административ хокук бозулар өчен 9 беркетмә төзелгән.  Ачыкланганча, элегрәк ир-ат көчләү өчен хөкем ителгән булган, ул быелның сентябрендә генә азат ителгән. Аның машина йөртү хокукларының гамәлдә булу срогы 2011 елда тәмамланган. Прокуратура әлеге эшне тикшерүне үз контроленә алган.

Видеодан скриншот.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading