16+

Полицейскийны психологик басым ясаганы өчен эшеннән алганнар

Казанда полиция бүлеге башлыгы җинаять кылуда шикләнелүчегә "психологик басым ясаганнан соң" эшеннән азат ителгән.

Казанда полиция бүлеге башлыгы җинаять кылуда шикләнелүчегә "психологик басым ясаганнан соң" эшеннән азат ителгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча полиция бүлекләренең берсе җитәкчесе "хокукка каршы баручы  гамәлләр факты" ачыкланганнан соң эшеннән алынган. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә төгәл хокук бозу турында әйтелми, әмма, күрәсең, сүз "Восход" бүлегенең 38 яшьлек җитәкчесе Илдар Вафин белән булган хәл турында бара. Быелның мартында ул җинаять кылуда шикле кешегә басым ясаган, шуннан соң полицейскийга карата җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче белдергәнчә, Вафин аны, мыскыллы сүзләр әйтеп кыйнаган. Янәсе, полиция хезмәткәре шул рәвешле  "тиешле күрсәтмәләр алырга тырышкан" - каза күрүченең касыгына суккан һәм йөзенә төкергән. Соңрак, социаль  челтәрләрдә бу хәлләр тасвир ителгән диктофон язмасы таралган, анда әңгәмәнең шактый югары тонда узганлыгы сизелә. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте булган хәлгә болай аңлатма бирә:

"Полиция хезмәткәре мошенниклык гамәлләре кылуда шикләнелүчегә психологик басым ясаган һәм төрле сүзләр белән мыскыллаган".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading