16+

Полиция дүрт маугли баласы белән иске салкын йортта яшәгән ирне тоткарлаган

Чита полициясе дүрт маугли  баласы белән ишелеп беткән йортта яшәгән эшсез ир-атны тоткарлаган.

Чита полициясе дүрт маугли  баласы белән ишелеп беткән йортта яшәгән эшсез ир-атны тоткарлаган.

11, 10, 6 һәм 3 яшьлек балалар салкын өйдә тазда юынган, 30 градуслы суыкта учак ягып җылынганнар, учакта ризык әзерләгәннәр. Маугли балаларны тәрбияләүче ата кешене полиция кеше кыйнауда һәм талауда гаепләнә. Гаиләнең ничек бу хәлгә калуы турында ир-ат полициягә үзе сөйләгән. Кызлары тугач, алар ана капиталына авылдан йорт сатып ала. Әмма ул йорт череп беткән, иске була. Авылда эш тә юк. Опека органнары балаларны алабыз дип кисәткәч, алар  Читага китә. Анда ир эш таба, әмма аны шулай ук тиәюгалта да. Туганнарында яшәп торалар, әмма алар гаилә башлыгын гел кыйнап тора. Хәтта операция кирәк була. Ул больницада ятканда, хатыны белән балаларын куып чыгаралар. Аннары алар берәүдә бүлмә арендалап тора. Фатир хуҗалары һәр көнне аракы сорый. Ә опека органнары рәсми рәвештә эшкә урнашырга куша. Тиздән хатыны да эчүгә сабыша. Бүлмә хуҗалары белән проблемалар башлангач, ир-атка балалары белән  чыгып китәргә һәм  яшеренергә туры килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading