16+

Полициядән качып яткан ир-атларның эзенә төшкәннәр

Татарстанда федераль эзләүдә булган өч гражданин тоткарланган.

Татарстанда федераль эзләүдә булган өч гражданин тоткарланган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, “Урлау” маддәсе буенча хөкемгә тартылган 25 яшьлек егет качып йөргән. Аны 13 ноябрьдән бирле эзләгәннәр.

Җиңү проспекты урамында хакимият вәкилен мыскыл иткәне өчен 40 яшьлек ир тоткарлаган. Ул суд карары чыгарган мәҗбүри эшләрдән качып йөргән булган. Аны ике ай дәвамында эзләгәннәр.

Чаллыда яшәүче 27 яшьлек егет тә суд билгеләгән мәҗбүри эшләрдән качкан булган. Аны декабрь башыннан эзләгәннәр. Качып йөрүчене хокук саклаучылар тоткарлаган.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading