16+

Полицияне тыңламасаң, аталар

Әтнә-Казан трассасында полиция хезмәткәрләре юл кагыйдәсен бозган машинаны туктатырга булалар. Әмма, автомобиль йөртүче полиция хезмәткәрләрен күрмәмешкә салышып, юлын дәвам иткән. Шуннан хокук саклаучылар тәртип бозучы артыннан киткәннәр, тегесе исә тоттырырга теләмичә, тизлеген арттырып чак кына полиция хезмәткәрләре машинасына бәрелми калган. Полиция хезмәткәрләре юлдагы башка кешеләр өчен куркыныч тудырырга теләмичә, намуссыз...

Әтнә-Казан трассасында полиция хезмәткәрләре юл кагыйдәсен бозган машинаны туктатырга булалар. Әмма, автомобиль йөртүче полиция хезмәткәрләрен күрмәмешкә салышып, юлын дәвам иткән. Шуннан хокук саклаучылар тәртип бозучы артыннан киткәннәр, тегесе исә тоттырырга теләмичә, тизлеген арттырып чак кына полиция хезмәткәрләре машинасына бәрелми калган. Полиция хезмәткәрләре юлдагы башка кешеләр өчен куркыныч тудырырга теләмичә, намуссыз шоферны куркытырга булалар - пистолеттан аталар. Моңа да исе китмәгән шоферны күргәч, аның машинасының көпчәкләренә төзи башлыйлар. Шуннан соң гына кагыйдә бозучылар туктый.

Машинада ике кеше Азнакай районыннан, икесе Әтнәдән була. Шофер үзе аек булса да, янындагылары исерек. Үзләренең бу рәвешле качуларын алар штраф салудан куркып киттек, дип аңлатканнар. Баксаң, аларның ОСАГО полислары булмаган икән. Хәзер егетләр өч матдә буенча җавап тотачак.: полиция хезмәткәрләрен тыңламаган өчен, юл кагыйдәсен бозган өчен, өстәвенә шоферның моңа кадәр түләнмәгән штрафлары барлыгы да ачыкланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading