16+

Пособиеләрнең күләмнәре арта

Кемнәргә һәм кайчан?

Кемнәргә һәм кайчан?

Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина 2025 елга пособиеләрнең артуы турында сөйләде.

«Йөклелек һәм бала карау буенча 1,5 яшькә кадәр түләнә торган пособиеләрнең чик суммалары - 794,4 мең һәм 68,9 мең сумга кадәр арттырылачак», - дип хәбәр итте Стенякина.

2025 елда бер көн эчендә «Больничный» буенча түләүләрнең максималь күләме ике тапкырдан артыкка - 2,7 меңнән 5,7 мең сумга кадәр арттырылачак.

Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 2025 елда 9,5 процентка артачак. Иминият пенсияләре һәм аңа билгеләнгән түләүләр ике тапкыр индексацияләнәчәк: 2025 елның 1 февраленнән-4,5 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән - 2,2 процентка.

Шулай ук 2025 елда Россия Геройларына һәм Хезмәт Геройларына, ветераннарга, инвалидларга, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, техноген аварияләрне юк итүчеләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә бирелә торган пособиеләр 4,5 процентка артачак. Хәрбиләрнең төп акчалата тәэмин ителеше һәм пенсияләре дә үсәргә тиеш. Кагыйдә буларак, мондый индексацияләр көз көне бюджетта билгеләнгән фаразланган инфляция процентыннан ким булмаган процентка үткәрелә. 2025 елга ул 4 процент тәшкил итә.

"Ана капиталы шулай ук 2025 елда үсәчәк, аңа 694,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Инфляция үсеше темпларыннан чыгып, 2025 елда ана капиталы беренче бала туганда 646 мең сумга кадәр, ә икенчесе туганда 854 мең сумга кадәр артырга мөмкин», - дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган россиялеләр, әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме мөрәҗәгать итүче яши торган төбәктә билгеләнгән җан башына яшәү минимумының 1,5 тапкырдан артмаса, дәүләттән еллык гаилә түләвенә исәп тота алалар. Тиешле канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading