16+

Президент коронавирус белән авырый

Аргентина президенты коронавирус белән авырый.

Аргентина президенты коронавирус белән авырый.

Аргентина президенты Альберто Фернандес коронавирус инфекциясе белән авырый, бу хакта ул Twitter да хәбәр итте. "Бүген кич (2 апрель), минем температурам 37,3кә менде һәм җиңелчә баш авыртуы барлыкка килгәч, мин уңай антигенны ачыклау өчен тест тапшырдым", - дип язган ул. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, үзизоляцияләү режимын һәм табибларның киңәшләрен үти, шулай ук икенче ПЦР-тест нәтиҗәләрен көтә.

Президент гражданнарны медикларның профилактик тәкъдимнәрен үтәргә һәм сәламәтлекләрен күзәтеп торырга чакырды. 2 февральдә Россия президенты Владимир Путин һәм Альберто Фернандес сөйләшү үткәргән иде, төп тема - ике илнең дә ковидка каршы көрәшү буенча хезмәттәшлек итүе. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading