2016 елның 11 аенда приставлар Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе файдасына 4 млн сумнан артык акча түләттерделәр.
Агымдагы елда идарәгә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе штрафлары буенча 722 башкару кәгазе килде. 9 млн 809 мең сумга 626 башкарма эш кузгатылды. 499 башкарма эш ахырына кадәр җиткерелеп, 4 млн 16 мең сум түләттерелде. Башкару эшенең күпчелеген законны санламаган, алкоголь сатуда билгеләнгән регламентны бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар алып тора.
Бурычлыларга карата төрле чикләү чаралары каралды: шул рәвешле 12 гражданин Россиядән читкә чыгып китә алмый йөри. Шулай ук пенсия буенча - 42, хезмәт хаклары буенча 84 әҗәтлегә бурычларын түләттерү таләбе куелды.
Идарә хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чараларын теркәүдә чикләү кертү турында 110 карар чыгарылды.
Суд приставларының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән рейдлар даими үткәрелеп тора.
Россия суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар