16+

Прививкадан баш тартсаң, яңа эш урыны эзлә!

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинация ирекле булып кала.

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинация ирекле булып кала.

Әмма хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләп вакцинациядән качып йөрүче кешеләргә яңа эш эзләргә туры киләчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков кисәтте.

«Тулаем алганда вакцинация чыннан да ирекле булып кала. Без алдан сөйләшкәнчә, Мәскәү кешесе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли икән, ул прививка ясатырга тиеш, прививкадан баш тартса, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүдән туктарга тиеш», — дип җавап биргән Песков прививка һәм эшне югалту арасында ирекле сайлау буламы дигән сорауга. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинация ясатырга теләмәүче гражданин прививка мәҗбүри булмаган өлкәдә үзенә эш эзләячәк», — диде Россия Президенты матбугат секретаре.

Мәскәүдә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, эш бирүче коронавирустан прививка ясатудан баш тарткан хезмәткәрне эштән читләштерергә тиеш. Эштән читләштерелгән вакытта мондый хезмәткәргә хезмәт хакы исәпләнми, ә бу чор отпуск алу хокукы бирә торган стажга кертелми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кайбер оешма хезмәткәрләренең 60 проценты коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Covid-19дан прививка ясатырга кирәклеге турында берничә тапкыр сөйләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading