16+

Пугачёва белән Галкинның гайбәтчеләргә җавабы

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Алла Пугачёва белән Максим Галкин никахындагы мәшәкатьләр турында хәбәр таралган иде.

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Алла Пугачёва белән Максим Галкин никахындагы мәшәкатьләр турында хәбәр таралган иде.

Алар йолдызлы никах таркалу чигенә килеп җиткән дип ышандырырга теләде.

Ләкин 71 яшьлек Алла Пугачёва белән 44 яшьлек Максим Галкин моңа оригиналь рәвештә җавап биргән: алар инстаграмга мәзәк фото урнаштырган – анда примадонна ирен кочаклап, телен күрсәтеп төшкән. Фото астына: “Гайбәтчеләр, өметләнмәгез дә!” дип язылган. Йолдызларның иҗатын яратучылар бу адымны хуплаган, аларга бик күп мактау сүзләрен яудырган. Моңарчы йолдызлы гаилә Джульетта һәм Бэтмен булып төшкән видео урнаштырган иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading