16+

Путин: "10 000 сумны барлык пенсионерлар да алачак"

Түләүләр сентябрьдә башкарылыр дип уйланыла.

Түләүләр сентябрьдә башкарылыр дип уйланыла.

Россия президенты Владимир Путин бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе съездында катнаша. Утырышның икенче өлешендә чыгыш ясап, президенты илдә өлкән буын гражданнарны социаль яклау мөһим мәсьәләләрнең берсе дип искәртте. Бүген ул шулай ук пенсионерлар өстәмә рәвештә бер тапкыр 10000 сум күләмендә акча түләү турында указга кул куйган иде. Әлеге указга әйләнеп кайтып, Путин 10 000 сумны барлык пенсионерлар да - эшләүчеләр дә, эшләмәүчеләр дә алачак дип ассызыклады. Түләүләр сентябрьдә башкарылыр дип уйланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading